ҺАВА ТОРЫШЫ +15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

“Казан” милли-мәдәни үзәгенең оригиналь фасадын яңартачаклар

4 сентябрь 2019, 10:53 , Фото: Владимир Васильев/архив

“Казан” милли-мәдәни үзәгенең оригиналь фасадын яңартачаклар Хәзерге вакытта иске туфны сүтеп, яңасына алмаштыру эшләре башкарыла.

(Казан, 4 сентябрь, “Татар-информ”, Диана Авакян). “Казан” милли-мәдәни үзәге бинасында реконструкция эшләре барышында аның оригиналь фасадын яңартачаклар. Бу хакта “Татар-информ”га республика Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

“Объект сакланачак, хәзерге вакытта иске туфны шундый ук яңасына алмаштыру эшләре бар”, - диделәр ведомствода.

Үзәк бинасы В. И. Ленинның Үзәк музее филиалы өчен 1988 елда төзелгән. Бинаның проектын танылган архитектор Анатолий Полянский эшләгән. Ул совет модернизмы рухында, кызыл туфтан төзелгән. 

  • “Казан” Милли-мәдәни үзәген реконструкцияләү 2020 елның III кварталында төгәлләнәчәк. Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең китаплар саклау бинасы проекты белән ГУП “Татинвестгражданпроект” проект шөгыльләнә.

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10