ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Тукай районында ике йөк машинасы һәм җиңел машина бәрелешкән

4 сентябрь 2019, 10:38 , Фото: Очевидцы

Тукай районында ике йөк машинасы һәм җиңел машина бәрелешкән Авария М-7 трассасында “Колосок-2” бакчачылык ширкәте янында булган.

(Казан, 4 сентябрь, “Татар-информ”). Тукай районында җиңел машина һәм ике йөк автомобиле бәрелешеп ике кеше зыян күргән. Бу хакта “Татар-информ”га авариянең шаһитләре хәбәр итте.

“Юл-транспорт фаҗигасе кичә, кичке алтылар тирәсендә М-7 трассасында “Колосок-2” бакчачылык ширкәте янында булган. “КАМАЗ”, “ДАФ” йөк машиналары һәм “Хендэ” җиңел автомобиле бәрелешкән”, - дип сөйләделәр шаһитләр.

Алар әйткән мәгълүмат буенча, җиңел машина йөртүчесе һәм пассажир хатын-кыз төрле җәрәхәтләр алган. Аларны хастаханәгә алып киткәннәр.

Бәрелешкән вакытта машиналар койманы җимергән һәм йөк машинасының ягулык багын тишкән. Ягулык агуны фура йөртүчесе үзе туктаткан.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10