ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Яңа туган баласын, пакетка салып, кибет янында калдырган ананы кулга алдылар

4 сентябрь 2019, 10:10

Әни кеше шул кибеттә эшләгән хатын-кыз булып чыккан.

(Казан, 4 сентябрь, “Татар-информ”). Чирмешәндә яңа туган баласын, пакетка салып, кибет янында ташлап калдырган ананы кулга алдылар. Бу хакта Татарстан Эчке эшләр министрлыгында хәбәр иттеләр.

“Эзләү вакытында полиция баланың әнисенең кем булуын ачыклады. Ул бала табылган кибеттә эшләүче 36 яшьлек сатучы булып чыккан”, - диделәр полициядә

Агентлык чыганагы хәбәр иткәнчә, хатын баласын үз иреннән тапмаган. Җинаятьтә шикләнелүче хатынны кулга алганнар. Хәзерге вакытта җәза билгеләү мәсьәләсе хәл ителә.

  • Алдарак “Татар-информ” Чирмешән авылында кибет директорының бина янында азык-төлек пакетына салып калдырылган яңа туган ир бала табып алуын хәбәр иткән иде. Бала ялангач һәм өшегән булган.

Ир-ат кичекмәстән полиция хезмәткәрләре һәм табиблар чакырган. Яңа туган баланың хәле уртача авыр дип бәяләнгән. Аны хастаханәгә алып киткәннәр. Ә әнисен эзләүгә игълан иткәннәр.

Бу хәл буенча “Әнисенең яңа туган баланы үтерергә омтылуы” маддәсе буенча җинаять эше ачылды.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10