ҺАВА ТОРЫШЫ +5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Болгар ислам академиясендә беренче мәртәбә докторлык диссертацияләре якланачак

4 сентябрь 2019, 10:03 , Фото: Салават Камалетдинов/архив

Болгар ислам академиясендә беренче мәртәбә докторлык диссертацияләре якланачак Диссертацияләр башлыча гарәп телендә, берсе рус телендә әзерләнгән.

(Казан, 4 сентябрь, “Татар-информ”). Болгар ислам академиясендә алты студент, докторантура программасы кысаларында ике еллык укуларын тәмамлап, беренче мәртәбә докторлык диссертацияләре якланачак. Бу хакта Болгар ислам академиясе матбугат үзәге хәбәр итә.

Диссертацияләр башлыча гарәп телендә, берсе рус телендә әзерләнгән. Фәнни эчтәлеге һәм тематикасы ягыннан диссертация эшләре Россия мөселманнарының дини мирасын өйрәнү һәм аны фәнни әйләнешкә кертү, шулай ук ислам хокукы, дин белеме (гакыйда), Коръән фәннәренең аерым мәсьәләләрен өйрәнүгә багышланган.

Агымдагы елның июнь аенда Академиядә ислам фәннәре кысаларында докторлык диссертацияләрен яклау Советы булдырылды.

Якын киләчәктә Академиядә укытыла торган фән тармакларына бәйле кафедралар булдыру, мөстәкыйль докторантура бүлеге оештыру күз уңында тотыла. Темаларны карап раслау, фәнни җитәкче билгеләү, алга таба әзер хезмәтләрне тикшереп, яклау советына тәкъдим итү кебек эшләр һ.б. гамәлләр әнә шундый махсус кафедраларда оештырылачак.
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10