ҺАВА ТОРЫШЫ +11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Сүндерелмәгән шәм аркасында чыккан янгында әтисе белән улы зыян күргән

4 сентябрь 2019, 09:55 , Фото: МЧС Татарстана

Сүндерелмәгән шәм аркасында чыккан янгында әтисе белән улы зыян күргән Янгын Әлмәт шәһәренең Тельман урамындагы тугыз катлы йортта чыккан.

(Казан, 4 сентябрь, “Татар-информ”). Әлмәттә сүндерелмәгән шәм аркасында чыккан янгында ике ир-ат зыян күргән. Бу хакта Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

“Бүген төнлә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына Тельман урамындагы тугыз катлы йортта янгын чыгуы турында хәбәр иттеләр. Урынга 65 һәм 15 нче янгын сүндерү-коткару бүлеге янгынчылары, полиция, табиблар һәм сорау алучы барды”, - диделәр министрлыкта.

Янгын сүндерүчеләр килгәнче үк, йорттан 11 кеше чыккан. Янгын сигезенче каттагы бер фатирда чыккан була, фатир янында Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләрен хуҗалар көтеп торган.

Янгын сүндерүчеләр биш квадрат метр мәйданда чыккан янгынны биш минутта сүндергән. Беренчел версия буенча ут парафин шәм аркасында чыккан. Йоклар алдыннан хуҗалар шәмне сүндермәгән булган.

Нәтиҗәдә 64 яшьлек фатир хуҗасының бите, муены һәм куллары пешкән, аны хастаханәгә алып киткәннәр. Хуҗаның 39 яшьлек улы да төтен белән агуланып хастаханәдә дәвалана.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10