ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Көнчыгыш икътисад форумында Татарстанның сәнәгать потенциалы тәкъдим ителәчәк

4 сентябрь 2019, 09:18 , Фото: архив tatarstan.ru

Көнчыгыш икътисад форумында Татарстанның сәнәгать потенциалы тәкъдим ителәчәк V Көнчыгыш икътисад форумы 4-6 сентябрьдә Владивостокта узачак.

(Казан, 4 сентябрь, “Татар-информ”). Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина һәм Татарстанның икътисад министры Фәрит Габделганиев Татарстан делегациясе составында Владивостокта Көнчыгыш икътисад форумында катнашачак. Бу хакта республика Инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Форумда эшлекле сөйләшүләр уздырачаклар. Шулай ук республиканың машина төзү кластеры буенча күргәзмә экспозициясе тәкъдим ителәчәк. 

“Форумның эшлекле программасы кысаларында Татарстан делегациясе Азия-Тын океан регионының яшь дипломатлары белән очрашачак. Шулай ук территорияләр брендингы буенча инвестицион сессияләрдә, хатын-кызлар лидерлыгы, бизнес һәм медиа ярдәмендә эшлекле хезмәттәшлекне үстерү буенча сессияләрдә катнашачаклар”, - диелә хәбәрдә.

Көнчыгыш икътисад форумы Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан гамәлгә куела. Аның максаты - Ерак Көнчыгышта икътисадны үстерү һәм Азия-Тын океан регионында халыкара хезмәттәшлекне киңәйтү. Форум чаралары панель сессияләр, түгәрәк өстәлләр, теледебатлар, эшлекле иртәнге ашлар һәм бизнес-сөйләшүләр форматында уза. Алар Россиянең төрле илләр белән мөнәсәбәтләренә багышлана.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10