ҺАВА ТОРЫШЫ +14 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар матбугаты

Әтиләр дә елый - "Ватаным Татарстан" газетасы

4 сентябрь 2019, 08:24

Бала хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкиллеккә Әтиләр федераль комитетының Татарстандагы рәисе Әмир Мамин һәм тагын иллегә якын ир-ат хат юллаган.

(Казан, 4 сентябрь, "Татар-информ", "Ватаным Татарстан", Фәния Арсланова). Республикабыздагы Бала хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкиллеккә Әтиләр федераль комитетының Татарстандагы рәисе Әмир Мамин һәм тагын иллегә якын ир-ат хат юллаган. Анда, гаиләләре таркалгач, хатыннарының аларны балалар белән җитәрлек аралаштырмавы, аталарның балага хокукы аз булу турында язалар. Шул уңайдан Татарстан Иҗтимагый палатасы “түгәрәк өстәл” янында сөйләшү үткәрде.

Бала хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина әйтүенчә, узган ел гаиләдәге катлаулы мөнәсәбәтләргә, бала тәрбиясенә, аның кайда кем белән яшәргә тиешлеге хакындагы мәсьәләләргә кагылышлы 440 мөрәҗәгать килгән. Быел 6 ай эчендә аларның саны 237гә җиткән.

– Аерылышу кавышу түгел, күңелле мизгелләрдән тормый. Балалар, әти-әниләренең аралары бозылып, икесе ике якка китүен аеруча авыр кабул итә, – ди Гүзәл Удачина. – Элеккеге ир белән хатын ярый ла дустанә мөнәсәбәт саклый алса. Күп очракта эш судка барып җитә, бәхәсләр куера. Аннары суд приставлары, опека органнары килеп кушыла.

Татарстан Иҗтимагый палатасының социаль сәясәт һәм хәйрия эше буенча комиссиясе рәисе Татьяна Леонтьева фикеренчә, республикада мондый гаиләләр белән эшләүче коммерциячел булмаган оешмалар бик сирәк. Гаиләләргә ярдәм итүчеләр күбрәк матди яктан булыша, ә монда психологик якка басым ясарга кирәк, чөнки аерылган ир һәм хатынны үпкәләшү, үчләшү кебек хис-тойгылар идарә итә. Суд аерылышырга теләүчеләргә өч ай дәвамында уйланырга вакыт бирә. Тик ул вакытны файдаланып, карарын үзгәртүчеләр сирәк.

Әмир Мамин һәм Әтиләр комитетындагы аерылган ир-атларны уртак борчу-проблемалар берләштерә. “Безнең балалар әтисез үсә. Аларны тәрбияли алмыйбыз, чөнки рөхсәт юк, – ди Әмир. – Мин – ике бала атасы, тик алар белән үзем теләгәнчә аралаша, мәктәптә ничек укулары белән дә кызыксына алмыйм. Сабыйларга әти дә, әни дә кирәк. Нишләп әтиләрне бала тормышыннан куалап чыгаралар? Бу – Россия күләмендә күтәрерлек четерекле мәсьәлә. Аталар мәнфәгате кайгыртылмый, хокукы якланмый”.

Республиканың Югары суды судьясы Рания Кормашева әйтүенчә, узган ел балалар мәсьәләсенә кагылышлы 300 эш каралган, шуның 221е баланың кайда яшәячәген хәл итә алмау буенча. Гаилә таркалгач, кечкенә бала Гаилә кодексы һәм халыкара хокукый нормалар буенча, әнисе янында кала. Әтисе белән күрешү вакыты билгеләнә. 10 яшьтән соң балалар фикере дә исәпкә алына. “Аерылган ир белән хатын, кайчакта принципка барып, мәсьәләне катлауландыра, аларның тиз генә очына чыгарлык түгел. Шуңа күрә ул эшләрне карауны тәҗрибәле судьяларга тапшыралар, – ди Рания Кормашева. – Олылар баланы кече яшьтән низагка этеп кертүләрен аңламый. Юкса сабый хакына юл куярга кирәк. Анасы тәрбияләгән бала, гадәттә, әни кеше нәрсә әйтергә кушса, шуны кабатлый. Икенче як суд карары белән килешмәсә, янә судка бирә. Ата-аналар ул-кызларына күбрәк игътибар күрсәтү урынына суд юлын таптый. Психологик хезмәтләргә мөрәҗәгать итсәләр, әйбәтрәк булыр иде”.

“Түгәрәк өстәл” янында сөйләшүгә җыелган әтиләр бала белән очрашуларның ял көннәренә билгеләнүенә риза түгел, чөнки әниләр каршылык күрсәтергә мөмкин. Суд приставларын чакырыр идең, алар ул көннәрдә эшләми. Шулай булгач, кая мөрәҗәгать итәргә?

Сорауга Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстандагы идарәсе җитәкчесе урынбасары Елена Степанова ачыклык кертте.

– Судтан соң, ике як уртак тел таба алмаса, аларны килештерүне безгә йөклиләр, – ди ул. – Мәктәп психологы, укытучылар, опека органнары да ярдәм итә. Һәрбер очракны аерым карамыйча булмый. Кайчакта, тикшерә башлагач, хатын-кызның каршы түгеллеге, баланың әтисе белән күрешәсе килмәве ачыклана. Шулай икән, аны беркем мәҗбүр итә алмый. Әтиләр исә, әнисе котырта, басым булганга бала шулай эшли, ди. Кем хаклы да, кем хаксыз? Суд карарын үтәмәгән, балага психологик басым ясаган әти-әниләргә административ җәза карала. Ял көннәрендә бала белән күрештермәгән очракта полиция чакыртырга була. Алар һәр мәгълүматны терки һәм, суд карары чыккач, суд приставына җибәрә. Ике-өч тапкыр шундый хәл кабатланса, административ эш ачылырга, икенче як судка бирергә мөмкин”.

Судта психологлар фикерен дә тыңлыйлар. Гадәттә ул эшне мәктәп психологлары башкара. “Түгәрәк өстәл” янында сөйләшүгә җыелган әтиләр аны да хупламый. “Ул эш белән махсус әзерлекле психологлар шөгыльләнсен иде”, – дигән фикер яңгырады. Тик суд приставлары хезмәтендә аерым психолог штаты каралмаган һәм гаилә бәхәсенә өздереп нокта куярлык белгечләр табу да җиңел түгел.

Әлеге очрашуга исә ата-аналар илкүләм ассоциациясенең Татарстандагы төбәк бүлеге җаваплы сәркатибе Анатолий Венедиктов нокта куйды кебек. “Бу ирләргә хатыннары үпкәле һәм сөйләшергә теләмиләр икән, психолог та, суд приставы да, полиция дә, опека органнары да ярдәм итә алмый. Еллар узгач, хатын-кыз басыла, ачуы сүрелә, шуннан соң араларыгыз җайланыр, көтегез”, – диде ул. Әтиләр моның белән килешергә уйламый һәм бу мәсьәлә тирәнтен өйрәнүне сорый. ЗАГС мәгълүматлары буенча, быел 7 айда 7 мең 772 пар кавышкан һәм 6 мең 200 гаилә таркалган. Маминнар сафына тагын кемнәр килеп кушылыр?!


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10