ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Зәйдә Шәһәр көнендә Россия рекорды куелды

4 сентябрь 2019, 09:00

Зәйдә рекорд куелу турында сертификат район башлыгына тапшырылды.
(Казан, 4 сентябрь, "Татар-информ", "Зәй офыклары", Николай Шамионов). Ринат Фәрдиев исемендәге паркның  “Шикәр Fest” дип аталган мәйданчык тәм-том яратучыларны гына түгел, бик күпләрне үзенә җәлеп итте. Биредә районыбыз тарихында тәүге мәртәбә “Татлы мамык” ясау буенча Россия рекорды куелды. Җирле басма шул хакта хәбәр итә.
 
Махсус палаткада әзерләнгән “Татлы мамык”ның рекордлы булуын Мәскәүдән килгән белгеч бәяләде. Ул татлы ризыкның буе 2 метр, иңе 66 сантиметр һәм авырлыгы 2,7 килограмм булуын раслады.
 
Зәйдә рекорд куелу турында сертификат район башлыгына тапшырылды.
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10