ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Әтнәдә тугыз хуҗалыкның алтысында көзге чәчү төгәлләнгән

4 сентябрь 2019, 06:00 , Фото: atnya-rt.ru/news/mgyiyat/tnd-kzge-chch-tizdn-tmamlana

Әтнәдә тугыз хуҗалыкның алтысында көзге чәчү төгәлләнгән Районда көзге бодай һәм арышка өстенлек бирелгән.
(Казан, 4 сентябрь, "Татар-информ", "Әтнә таңы", Хәмит Бадиков). Әтнә районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең 3 сентябрьгә биргән мәгълүматларына караганда, тиешле 7546 гектар мәйданның 7125 гектарында чәчү үткәрелде. Алты хуҗалыкта әлеге эшләр тәмамланды. Бу хакта җирле басма яза. 
 
Бу көнгә тугыз күмәк хуҗалыкның алтысында ул тулысынча тәмамланды. Киләсе ел уңышына нигез, башлыча, көзге бодай һәм арыш салынды. Шул ук вакытта "Шахтер" хуҗалыгы 25 гектарда тритикале чәчте.
 
Төгәлрәк алсак, бу көнгә күпчелек мәйданда, барысы 6263 гектар җирдә - арыш, 837 гектарда көзге бодай игелә. Күмәк хуҗалыклар өлешенә килсәк, көзге культураларны "Тукай", "Таң", "Ленин" һәм "Шахтер" хуҗалыкларында күп игелә, диелә хәбәрдә. 
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10