ҺАВА ТОРЫШЫ +3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Әлмәттә Алан, Агния һәм Умар исемнәре популярлаша

4 сентябрь 2019, 05:00

27 августтан алып 30 августка кадәрге вакыт аралыгында Әлмәттә 39 бала туган.
(Казан, 4 сентябрь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәтлеләр августта үз балаларына Алан, Агния һәм Умар дигән исемнәр кушкан. Район басмасы шул хакта хәбәр итә. 
 
27 августтан алып 30 августка кадәрге вакыт аралыгында Әлмәттә 39 бала туган.
 
Шуларның 16 ы - малай, 23 е - кыз-бала. Туган вакытта иң җиңел һәм авыр бала авырлыгы күрсәткечләре - 1350 һәм 4250 грамм.
 
Балаларга кушылган иң популяр исемнәр Амелия, Алан, Вильдан, Сәлим һәм Умар булса, сирәк очрый торганнары рәтенә Агния һәм Иделия керә.
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10