ҺАВА ТОРЫШЫ +11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Әлки районында сабыйларга һәм йөкле хатыннарга гриппка каршы прививка ясыйлар

4 сентябрь 2019, 04:00

Район үзәк хастаханәсенең поликлиника бүлегенә 6 айдан 6 яшькәчә сабыйлар һәм йөкле хатыннар өчен 915 доза вакцина кайтарылган.
(Казан, 4 сентябрь, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре"). Әлки районында сабыйларга һәм йөкле хатыннарга гриппка каршы прививка ясыйлар. Бу хакта җирле басма яза. 
 
1 сентябрьдән гриппка каршы прививка ясату кампаниясе башланды.
 
Район үзәк хастаханәсенең поликлиника бүлегенә 6 айдан 6 яшькәчә сабыйлар һәм йөкле хатыннар өчен 915 доза вакцина кайтарылган һәм медиклар прививка ясауга керешкәннәр дә инде. Бу атнада олылар өчен дә вакцина кайтуны көтәләр. 
 
Беренче чиратта күп кешеләр белән аралашып эшләүчеләргә – табиблар һәм укытучыларга, балалар бакчалары хезмәткәрләренә, сәүдә һәм башка көнкүреш хезмәте күрсәтү учреждениеләре эшчеләренә ясатырга киңәш итәләр. 
 
Дозалар күләме һәркемгә җитәрлек һәм бушлай булачак, дип ышандыра табиблар. Прививка ясату өчен поликлиникага мөрәҗәгать итәргә кирәк.
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10