ҺАВА ТОРЫШЫ +4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Актаныш “Авыл яшьләре” ХI җәйге спорт уеннарын кабул итә

4 сентябрь 2019, 03:00 , Фото: aktanysh-rt.ru/news/tema-dnya/zerlek-syzygynda-aktanysh-avyl-yashlre-khi-yge-sport-uennaryn-kabul-it

Актаныш “Авыл яшьләре” ХI җәйге спорт уеннарын кабул итә “Авыл яшьләре” уеннары Татарстанны тулысынча колачлап, 1400 гә якын катнашучыны үзенә туплаячак.
(Казан, 4 сентябрь, "Татар-информ", "Актаныш таңнары", Лилия Бәхтиева).10 -14 сентябрь көннәрендә Актаныш районы Республиканың "Авыл яшьләре" дип исемләнгән XI Җәйге спорт уеннарын үзендә кабул итә. Район газетасы шул хакта яза. 
 
ТАССР оешуның 100 еллыгына багышланган уеннар Актаныш үзәгендәге берничә мәйданчыкта җәелдерелеп, ул авылда яшәүче яшьләрне спортка тарту, спорт өлкәсендә үсәр өчен мөмкинлекләр булдыру ягыннан масштабы һәм югары әзерлек дәрәҗәсе буенча тиңдәшсез спорт бәйрәменә әверәчәк дип искәртә оештыручылар. 
 
Актаныш яшьләре бу спорт уеннарында даими катнашса да, кызганыч, районга призлы урынга керү бәхете нибары бер тапкыр – 2013 елда,  Минзәлә шәһәрендә елмайган. Шулай да безнең район "Авыл яшьләре" рейтингында, Кукмара, Арча, Балтач, Мамадыш, Саба, Буа, Биектау районнарыннан гына калышып, сигезенче урынны били. 
 
Быел исә актанышлылар "Авыл яшьләре" XI Җәйге спорт уеннарын зур әзерлек белән каршы ала: 43 районны кабул итәрлек оештыру әзерлеге белән беррәттән спорт төрләрендә дә сынатмаска исәп тоталар. 
 
“Авыл яшьләре” уеннары Татарстанны тулысынча колачлап, 1400 гә якын катнашучыны үзенә туплаячак. Ярышлар 14 спорт төре буенча оештырылачак. 
 
Хатын-кызлар һәм ир-атлар командалары арасында волейбол, мас-рестлинг, көрәш, җиңел атлетика, шашка, шахмат, бадминтон, өстәл теннисы, канат тарту, гимнастика, гер спорты,  сыер савучылар һәм механизаторлар осталыгы буенча ярышлар. Болар хакында залда утыручыларга район башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Айдар Иманаев бәян итте. 
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10