ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Аксубай районында беренче табиблык амбулаториясе ачылган

4 сентябрь 2019, 02:00 , Фото: aksubayevo.ru/news/sogy-yaalyklar/tabiblyk-ambulatoriyase-ike-avylga

Аксубай районында беренче табиблык амбулаториясе ачылган Яңа табиблык амбулаториясендә сменага алтмыш кешене кабул итү планлаштырыла.
(Казан, 4 сентябрь, "Татар-информ", "Авыл таңнары", Людмила Жаренова). Аксубай районы Иске Ибрай авылында район башлыгы Камил Гыйльманов катнашында модульле табиблык амбулаториясен ачтылар. Бу – районда беренче табиблык амбулаториясе. Җирле басма шул хакта хәбәр итә. 
 
Ул авыл җирлекләрендә халыкка беренчел медицина-санитария ярдәме күрсәтү республика программасы һәм "Сәламәтлек саклау" милли проекты кысаларында сафка басты. Амбулаторияне төзүгә республика бюджетыннан 12 миллион сумнан артык акча бүлеп бирелгән. 
 
"Республика программасы гамәлдә булган вакыттан алып районда 12 модульле фельдшер-акушерлык пункты төзелде. Быел Иске Чуаш Адәмсуында ФАП төзүне төгәллибез. Киләсе елда Савгачта, федераль программа буенча – Яңа Үзидә, аннан соң Шәрбәндә фельдшер-акушерлык пунктлары төзергә планлаштырабыз", – диде район башлыгы Камил Гыйльманов.
 
Без күрергә гадәтләнгән ФАПлардан аермалы буларак, яңа амбулаториядә гомуми практика табиблары, педиатр һәм теш табибы өчен өстәмә бүлмәләр, шулай ук процедура, тикшерү, прививка ясау кабинетлары, санузел һәм лаборатория бар.
 
"Яңа табиблык амбулаториясендә сменага алтмыш кешене кабул итү планлаштырыла. Биредә ике табиб – участок терапевты һәм стоматолог эшләячәк. Амбулатория ике торак пунктка – Иске һәм Яңа Ибрай авыллары өчен", – дип фикерләре белән бүлеште Аксубай үзәк сырхауханәсе баш табибы Марсель Ислямов.
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10