ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

Әгерҗе мәктәпләрендә икешәр чит тел өйрәнә башладылар

4 сентябрь 2019, 00:00 , Фото: agryz-rt.ru

Әгерҗе мәктәпләрендә икешәр чит тел өйрәнә башладылар Моның өчен чит тел укытучылары, махсус курсларда укып, белемнәрен арттырган.
(Казан, 4 сентябрь, "Татар-информ", "Әгерҗе хәбәрләре"). Федераль дәүләт белем бирү стандарты (ФГОС) таләбе буенча Әгерҗе районының барлык мәктәпләрендә икенче чит тел укытыла башлады. Бу хакта район басмасы яза. 
 
Немец теле 7, 8 сыйныфларда атнага – бер, 9 сыйныфта икешәр сәгать керәчәк.
 
"Узган ел эксперимент рәвешендә 1 нче гимназия, 3 нче, Иж-Бубый  мәктәпләрендә икенче чит тел кертелә башлаган иде. 1 сентябрьдән ул барлык мәктәпләрдә дә укытылачак. Чит телләр өйрәнүгә килгәндә, ул – заман таләбе. Күп тел белү баланың хәтер һәм акыл үсешен камилләштерә", – ди мәгариф идарәсе җитәкчесе Вәсилә Сафиуллина.
 
Моның өчен чит тел укытучылары, махсус курсларда укып, белемнәрен арттырганнар.
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10