ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

Лобачевский медаленә һәм 75 мең доллар премиягә Америка галиме лаек булды

3 сентябрь 2019, 20:34

КФУда фундаменталь һәм гамәли математика өлкәсендәге хезмәтләр бәйгесенә йомгак ясалды.

(Казан, 3 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген КФУда Н.И.Лобачевский исемендәге бәйге йомгакларын игълан иттеләр. Лобачевский медале һәм 75 мең АКШ доллары күләмендә акчалата премиягә Америка математигы Даниэль Вайс лаек дип табылды. Бу хакта medal.kpfu.ru хәбәр итә.

  • Даниэль Вайс Макгилла университетының (Монреаль, Канада) математика профессоры.

Фундаменталь һәм гамәли математика өлкәсендәге күренекле эшләре өчен Н.И. Лобачевский исемендәге медаль һәм премияне  2 декабрьдә Казан федераль университетының Александр залында КФУ гыйльми советының тантаналы утырышында тапшыралар.

  • 2017 елда лауреат исеменә Калифорния университеты (АКШ) профессоры Ричард Мелвин Шен лаек булган иде. Премия ике елга бер тапкыр тапшырыла.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10