ҺАВА ТОРЫШЫ +5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Фәрит Уразаев Татар бистәләрен өйрәнүчеләр җыенын булдырырга тәкъдим итте

3 сентябрь 2019, 18:24 , Фото: Салават Камалетдинов

Фәрит Уразаев Татар бистәләрен өйрәнүчеләр җыенын булдырырга тәкъдим итте Сентябрьдә Томск шәһәрендә узачак Бөтенроссия татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр форумы Татар бистәләре тарихына багышланачак.

(Казан, 3 сентябрь, “Татар-информ”, Лилия Гаделшина). Россиядә Татар бистәләрен өйрәнүчеләр җыены барлыкка килергә мөмкин. Бөтендөнья татар эшмәкәрләренә ярдәм итү ассоциациясе җитәкчесе Фәрит Уразаев фикеренчә, Томскида татар төбәк тарихчылары форумын уздыруның нәтиҗәсе шуңа этәргеч бирергә тиеш.

Бөтендөнья татар конгрессының Бөтенроссия төбәк тарихын өйрәнүчеләр форумы 12-13 сентябрьдә Томск өлкәсе Томск шәһәрендә үтәчәк. Быел ул Татар бистәләре тарихына багышлана. Фәрит Уразаев анда Татар бистәләренең гасырлар дәвамында милли капиталны саклауга өлеш кертүе турында доклад ясаячак.

“Татар бистәләре тарихына багышланган аерым китап юк. Бу тема ныклап өйрәнүгә лаек. Халкыбызның тормышында зур роль уйнаган 40лап Татар бистәсе билгеле. Татарлар яшәгән барлык төбәкләрдә дә электән Татар бистәләре барлыкка килгән. Алар милләтнең рухи, мәдәни, икътисади үзәге булган. Бу тарихи һәйкәлләрне саклап калырга тырышырга кирәк, чөнки, кызганычка, алар юкка чыгып бара”, - диде Фәрит Уразаев.

Ул киләчәктә Татар бистәләрен өйрәнүчеләр җыены барлыкка килер һәм Иртыш буе татар авыллары Сабан туйлары оештырыла башлар дигән өметен дә җиткерде.

“Россия төбәкләрендә Сабан туе кебек милли бәйрәмнәр, милли-мәдәни һәм эшлекле форумнар уздыру беркайчан да эзсез калмый. Алар төбәкләрдә яшәүче татарларны активлаштыра. Томскидагы форум да Иртыш буе татарларын берләштерүгә этәргеч булачак”, - дип ышанычын белдерде Фәрит Уразаев.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10