ҺАВА ТОРЫШЫ +4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Казанда парковка өчен яңа 900 урын ясыйлар

3 сентябрь 2019, 19:26

Башкалада шәһәр урам-юл челтәренең 124 мәйданында яңа парковка урыннары белән бергә барлыгы 4 313 машина урыны булдырылачак.

(Казан, 3 сентябрь, «Татар-информ»). Ноябрьдә Казанда яңа 900 парковка урыны барлыкка киләчәк. Бу хакта мэриянең матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Иске Татар бистәсендә һәм Әбҗәлилов, Лейтенант Шмидт, Вишневский һәм Николай Ершов урамнары белән чикләнгән территориядә муниципаль парковка урыннарын киңәйтү планлаштырыла», - диелә хәбәрдә.

Казанда шәһәр урам-юл челтәренең 124 мәйданында яңа парковка урыннары белән бергә барлыгы 4 мең 313 машина урыны булдырылачак.

  • Казанда яр буйларында яңа 11 ял урыны һәм 600 сквер төзергә планлаштыралар.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10