ҺАВА ТОРЫШЫ +4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Ирада Әюпова Театр училищесының яңа директорын профессионал дип атады

3 сентябрь 2019, 17:49 , Фото: архив/Рамиль Гали

Ирада Әюпова Театр училищесының яңа директорын профессионал дип атады Яңа уку елыннан башлап Казан театр училищесын Руфина Таҗетдинова җитәкләячәк.

(Казан, 3 сентябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Казан театр училищесы алга таба Театраль студия юнәлешендә үсәчәк. Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова Казан театр училищесына яңа директор куелу мәсьәләсен шәрехләде.

«Казан театр училищесына профессионал килә. Руфина Таҗетдинова фәннәр докторы, профессор. Театрны ул җитәкләячәк”, - диде Ирада Әюпова.

“Без актерның студент эскәмиясеннән үк сәхнәне тоемлавы турында сүз алып барылуы турында сүз алып барабыз. Руфина Ринатовна белән очрашуда Театр училищесында укыту барышында театр кую проектларына өстенлек биреләчәген сөйләштек”, - диде министр.

  • Казан театр училищесы коллективына һәм студентларга кичә яңа директоры тәкъдим ителгән. әлеге уку йортын 30 ел дәвамында җитәкләгән Гыйлемхан Мөбәрәкшин үз теләге белән бу вазыйфадан киткән.

Ирада Әюпова алга таба Казан театр училищесы бинасында ремонт мәсьәләсе дә каралачагын әйтте.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10