ҺАВА ТОРЫШЫ +12 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Метеоролог кешегә уңайлы булган һава температурасын атады

3 сентябрь 2019, 17:08 , Фото: Султан Исхаков

Метеоролог кешегә уңайлы булган һава температурасын атады “Салкыннар булу сәбәпле, бездә уңайлы һава торышы быел күбрәк иде”, - ди Тимур Әүхәдиев.

(Казан, 3 сентябрь, "Татар-информ", Зилә Мөбәрәкшина). КФУның Метеорология һәм климатология кафедрасы доценты Тимур Әүхәдиев кешегә уңай һава температурасы булып 18-24 градус җылылык исәпләнүен әйтте. Бу хакта ул “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә сөйләде.

“Июньдә көндезге температура унике көн, июль аенда 20 көн иде, августта тугыз көн булды. Ягъни салкыннар булу сәбәпле, бездә уңайлы һава торышы күбрәк иде”, - диде ул.

Метеоролог фикеренчә, даими яңгырлар явуга һәм түбән температура булуга карамастан, узган сезонны аномаль дип әйтеп булмый.

“Илнең Европа территориясенә салкын арктик һава массасының бәреп керүе аркасында, августның беренче көннәрендә генә салкыннар күзәтелде. Температураның нормадан кимүе озакка бармады”, - диде ул.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10