ҺАВА ТОРЫШЫ +11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Җәмгыять

Җәйнең иң җылы көне Worldskills дөнья чемпионатына туры килгән

3 сентябрь 2019, 16:11 , Фото: архив/Михаил Захаров

Җәйнең иң җылы көне Worldskills дөнья чемпионатына туры килгән Профессор Юрий Переведенцев чемпионат башланган көнне температурның +28...+29 градус тәшкил иткәнен әйтте.

(Казан, 3 сентябрь, "Татар-информ", Зилә Мөбәрәкшина). КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев Казанда эшче һөнәрләр буенча Worldskills дөнья чемпионаты ачылышы көнне температура +28...+29 градуска кадәр күтәрелгәнен әйтте. Бу хакта ул “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә хәбәр итте.

Галим августта Татарстанда һава температурасы нормадан 1,4 градуска түбән булуын, бер ай эчендә якынча ике айлык норма явым-төшем яуганын әйтте. Ул 175 процент тәшкил иткән. “Иң җылы көн 22 августта иде. Җәйнең иң җылы ае июнь булды”, - диде ул.


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10