ҺАВА ТОРЫШЫ +11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Ишегалларын ямьләндерү эшләре 2014 елдан иртәрәк төзелгән йортлардан башлана

3 сентябрь 2019, 15:47

Соңгы өч елда 2 мең 881 ишегалдында асфальт юл яңартылган.

(Казан, 3 сентябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). “Безнең ишегалды” программасы буенча ишегалларын төзекләндерү, ямьләндерү эшләре, беренче чиратта, 2014 елдан иртәрәк төзелгән йортлардан башланачак. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында брифингта Татарстанның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин әйтте.

“Иң элек, күптән бернинди төзекләндерү эшләре башкарылмаган ишегалларыннан башлаячакбыз. Соңгы биш елда төзелгән күп фатирлы йортларның 735 ишегалды исәпләнә. Әлегә бу территорияләрдә эш беренче чиратта түгел”, - диде министр.

Аның сүзләренчә, БТИ инвентаризациясе буенча, республикада күп фатирлы йортлар территориясендә 8861 ишегалды теркәлгән. Татарстанда ишегаллары мәйданы, яшел зонасы һәм башкалар буенча тулы мәгълүмат тупланган.

Ирек Фәйзуллин әйтүенчә, төзекләндерү эшләренең бер өлеше инде башкарылган. Соңгы өч елда 2 мең 881 ишегалдында асфальт юл яңартылган. Программа буенча, 2022 ел азагына кадәр барлык күп фатирлы йорт ишегалларын тәртипкә китерү ниятләнә. Министр эш барышында җир асты коммуникация челтәрләренең торышын да карау кирәклеген әйтте.

Татарстан Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман әйтүенчә, ишегалларының 54 процентында подъезд каршында тротуарлар юк. “Кеше ишектән чыгуга, машина юлына баса. Шуңа күрә иң өстенлекле, иң кирәкле эшләр башкарылачак”, - диде.

Халык теләген исәпкә алу нияте белән, 18 торак пунктта сораштыру да үткәрелә.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10