ҺАВА ТОРЫШЫ +9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Яшел Үзәндә янгын сүндерүчеләр базга төшеп киткән 92 яшьлек әбине коткарган

3 сентябрь 2019, 15:00 , Фото: ГУ МЧС России по РТ

Яшел Үзәндә янгын сүндерүчеләр базга төшеп киткән 92 яшьлек әбине коткарган Табиблар аңа авыртуны баса торган укол кадаган, 153нче янгын-коткару часте хезмәткәрләре исә карчыкны баздан чыгарган.

(Казан, 3 сентябрь, «Татар-информ»). Яшел Үзәндә янгын сүндерүчеләр базга төшеп киткән 92 яшьлек әбине коткарган. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

«Иртәнге тугызлар тирәсендә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына Васильево бистәсендәге шәхси йортларның берсендә өлкән яшьтәге хатын-кызның базга төшеп китүе турында хәбәр килде. Карчык баз капкачының ачык калуына игътибар итмәгән һәм аска төшеп киткән. Туганнары әбине үз көчләре белән баздан чыгара алмагач, коткаручыларга ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән», - дип белдерделәр ведомствоның матбугат хезмәтендә.

Әби гәүдәсе бик нык авыртуга зарланган һәм үзенә орынырга рөхсәт итмәгән. Нәтиҗәдә, табиблар аңа авыртуны баса торган укол кадаган, 153нче янгын-коткару часте хезмәткәрләре исә карчыкны баздан чыгарган.

Әбине Васильево хастаханәсенә алып киткәннәр. Хәзер аның гомеренә бернинди куркыныч та янамый. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10