ҺАВА ТОРЫШЫ +8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Worldskills җиңүчесе Айдар Минеев ярыш алдыннан Кол Шәриф мәчетенә барган

3 сентябрь 2019, 14:52 , Фото: Александр Эшкинин

Worldskills җиңүчесе Айдар Минеев ярыш алдыннан Кол Шәриф мәчетенә барган “Прототиплар ясау” компетенциясендә җиңүче иманлы булуын әйтте.

(Казан, 3 сентябрь, “Татар-информ”, Айгөл Шәйхлисламова). Worldskills чемпионатында “Прототиплар ясау” компетенциясендә алтын медаль алган Айдар Минеев ярыш алдыннан “Кол Шәриф” мәчетенә баруын әйтте. Бу хакта ул “Татар-информ” хәбәрчесенә Казан аэропортында – Мәскәүдәге чаралардан кайту сәбәпле оештырылган тантаналы чарада әйтте.

“Аллаһка ышану ярдәм иттеме?” дигән сорауга ул “Әйе, әлбәттә, ышанам”, - дип җавап бирде. “Чемпионат алдыннан “Кол Шәриф” мәчетенә бардым, үземә җиңәргә көч сорадым. Бу миңа зур көч бирә. Мине балачактан шулай тәрбияләделәр”, - диде Айдар.

Айдар Минеев татар музыкасының да үзенә көч биргәнен әйтте.

“Укырга, тормышымны сәнагать индустриясе белән бәйләргә планлаштырам. Җиңү өчен үзеңә максат куярга, аңа ирешү өчен барысын да эшләргә кирәк”, - диде ул.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10