ҺАВА ТОРЫШЫ +6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры урынбасары Тимур Зарипов вазифасыннан китә

3 сентябрь 2019, 14:26

Ул 6 сентябрьдә үз вәкаләтләрен өстеннән төшерәчәк.

(Казан, 3 сентябрь, «Татар-информ»). ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры урынбасары Тимур Зарипов 6 сентябрьдә үз вазифасыннан китә. Шул хактагы карар ТР хокукый мәгълүмат порталында урнаштырылган.

«Зарипов Тимур Илдар улын хезмәткәрнең инициативасы буенча Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 77нче маддәсе беренче өлеше 3нче пунктында һәм 2004 елның 27 июлендә дөнья күргән «Россия Федерациясе Дәүләт гражданлык хезмәте турында»гы 79нчы Федераль законның 33нче маддәсе беренче өлеше 3нче пунктында каралган нигездә биләгән вазифасыннан азат итәргә», - диелә карарда.

  • Тимур Зарипов ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры урынбасары вазифасын 2014 елның 14 апреленнән бирле башкара. Аны кем алыштырачагы әлегә билгеле түгел.

 

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10