ҺАВА ТОРЫШЫ +8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

"Безнең ишегалды" программасы буенча парковка мәйданнары киңәергә мөмкин

3 сентябрь 2019, 14:21 , Фото: Шахри Чаллы (Н.Челны)

Наталия Фишман фикеренчә, ишегалдын үзгәртеп кору проблеманы тулысынча хәл итә алмаячак.

(Казан, 3 сентябрь, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). "Безнең ишегалды" күп фатирлы йорт ишегалларын ямьләндерү программасы буенча, парковка яки балалар мәйданчыгын киңәйтүме - бу мәсьәлә территория халкы карарында. Бу хакта бүген Татарстан Хөкүмәте йортында узган брифингта сөйләделәр.

Программа буенча, халык кайсы эшләргә күбрәк өстенлек белән тавыш бирсә, шул эшләр башкарылачак. "Ишегалдын үзгәртеп кору хисабына парковка урыннарын киңәйтеп була, ләкин бу проблеманы тулысынча хәл итү мөмкин түгел. Машиналар барыбер күбрәк", - ди Татарстан Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман.

Кайбер ишегалларында кешеләрнең шәхси гараж, сарайлары бар. Ишегалдын ямьләндерү барышында аларны калдыру яки сүттерү - монысы халык үзара ничек хәл итсә, шулай була. "Өйгә сыймаган, ләкин ташларга жәл булган әйберләр саклана торган мондый сарайлар бар. Аларны калдыру-калдырмау халык карамагында", - диде Наталия Фишман.

Татарстанның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин аңлатканча, законсыз корылма булса гына, дәүләт тыкшына ала, ә законлы булганда, халыкның үзара сөйләшү юлы белән генә хәл ителә.

Һәр ишегалды буенча мәйданы, яшел зонасы, юлы һәм башка мәгълүматлар теркәлгән паспорт эшләнгән. Наталия Фишман әйтүенчә, ишегалдын ямьләндергәндә, яшеллек юкка чыкмаячак.

Ишегалларын төзекләндергәндә, предприятиеләр дә үзеннән өлеш кертә ала. "Кемдер үзеннән өстәмә нәрсәдер куярга теләсә, бу хупланачак", - ди Фишман. Наталия Фишман һәм Ирек Фәйзуллин бу программаның уникальлеген билгеләп үттеләр. Россиянең башка шәһәрләрендә дәүләт акчасына мондый киңкүләм программалар бүтән юк.  


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10