ҺАВА ТОРЫШЫ +3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Чаллы мәктәбеннән, янгын сигнализациясе эшләү сәбәпле, 565 кеше эвакуацияләнгән

3 сентябрь 2019, 13:50

ГЭС бистәсендәге 5нче белем бирү учреждениесендә янгын сигнализациясе кабынган.

(Казан, 3 сентябрь, «Татар-информ»). Чаллы мәктәбеннән, янгын сигнализациясе эшләү сәбәпле, 565 кешене эвакуацияләгәннәр. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

«Бүген төштән соң Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына ГЭС бистәсендәге 5нче мәктәптә янгын сигнализациясе эшли башлавы хакында хәбәр килде. Урынга 3нче ранг буенча Чаллы янгын-коткару гарнизоны хезмәткәрләре юл тотты», - дип белдерделәр ведомствоның матбугат хезмәтендә.

Урында ачыкланганча, система балаларның сигнализация төймәсенә басуы сәбәпле эшләп киткән. Шуңа да карамастан, мәктәп администрациясе бинадан ашыгыч рәвештә 565 кешене (шуларның 540ы – балалар) эвакуацияләгән.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10