ҺАВА ТОРЫШЫ +15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Ноябрь башында татарстанлыларны озын ял көннәре көтә

3 сентябрь 2019, 13:41

4 ноябрьдә Россиядә – Халыклар бердәмлеге көне, 6 ноябрьдә республикада Татарстан Конституциясе көне билгеләп үтелә.

(Казан, 3 сентябрь, «Татар-информ»). Ноябрь башында татарстанлыларны озын ял көннәре (2, 3, 4 һәм 6 ноябрь) көтә. Бу хакта Хезмәт һәм мәшгульлек федераль хезмәте хәбәр итә.

Атнасына 5 көн эшләүче Россия гражданнары өчен ял көннәре 2сеннән 4 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк, чөнки 4 ноябрь - Халыклар бердәмлеге көне дүшәмбегә туры килә.

«Халыклар бердәмлеге көнен бәйрәм итүгә бәйле рәвештә, 4 ноябрь ял көне булачак. Шул рәвешле, россиялеләр өч көн (2-4 ноябрь) ял итәчәк», - дип белдерделәр Хезмәт һәм мәшгульлек федераль хезмәтендә.

6 ноябрьдә республикада Татарстан Конституциясе көне билгеләп үтүгә бәйле рәвештә, сишәмбе, пәнҗешәмбе һәм җомга гына эш көннәре булачак. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10