ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Арча районында урак алдынгыларына акчалата премияләр тапшырылган

3 сентябрь 2019, 22:00

Арча районында 2 сентябрьгә 125,8 мең тонна ашлык җыелган, бер гектардан уртача уңыш 30,8 центнер тәшкил итә.
(Казан, 3 сентябрь, "Татар-информ"). Арча  районы  кырларында  бөртекле  культураларны җыю ахырына якынлашып  килә. Узган  атнада  муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев уракта югары күрсәткечләргә ирешкән комбайнчыларны бүләкләде. Бу хакта ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итә.    
 
40,9 мең га мәйданда ашлык җыелган, бу гомуми планның 74 процентын тәшкил  итә.  
 
Уңышны тиз арада һәм сыйфатлы җыеп алу, комбайнчылар һөнәренең  абруен арттыру һәм аны популярлаштыру, урып-җыю техникасыннан нәтиҗәле файдалану максатларында Арча районының агросәнәгать комплексында  2019 елның 1  августыннан 1 октябренә кадәр  “Иң яхшы  комбайнчы”га  район  конкурсы игълан ителде. 
 
Узган  атнада  муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев уракта  югары  күрсәткечләргә ирешкән комбайнчыларны  бүләкләде. Рәхмәт хатларына  һәм  акчалата  премияләргә  "Кишет" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятеннән Ленар Зарипов,  "Ашыт"тан Якуб Гатиятуллин,  "Ташкичү"дән Марсель Яруллин, "АЮ агрофирмасы"ннан  Фаил Шаһидуллин һәм  "Заря  агрофирмасы"ннан Раил Хасбиуллин лаек  булды.  
 
Шуны да билгеләп  үтәргә кирәк, район эшкуарлары  да  игенчеләрнең  хезмәтен  игътибарсыз  калдырмый. Мәсәлән,  "Металл" ҖЧҖ җитәкчесе  Фәнис Гарәфиев һәм Арча район  Советы депутаты  Тәлгать Миндубаев “Курса МТСы”ннан Ленар Нуриевка һәм “Кырлай агрофирмасы”ннан Нияз  Сибаевка  акчалата  премияләр  тапшырды.   
 

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгының  оператив  белешмәләре  буенча,  Арча районында 2 сентябрьгә 125,8 мең тонна  ашлык  җыелган,  бер  гектардан  уртача  уңыш 30,8 центнер тәшкил  итә.   


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10