ҺАВА ТОРЫШЫ +8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Татарстан мөфтие Валерия Иман Порохованың вафаты сәбәпле кайгы уртаклаша

3 сентябрь 2019, 13:00 , Фото: dumrt.ru

Татарстан мөфтие Валерия Иман Порохованың вафаты сәбәпле кайгы уртаклаша "Валерия Порохова Изге Коръән мәгънәләрен рус теленә тәрҗемә итүче генә түгел, ә Исламның бөтен асылын, матурлыгын ачып күрсәтүче, ди мөфти.

(Казан, 3 сентябрь, “Татар-информ”). Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Валерия Иман Порохованың вафаты сәбәпле кайгы уртаклаша. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

"Россия өммәте олы югалту кичерә – фани дөньядан Валерия Иман Порохова китеп барган. Изге Коръән мәгънәләрен рус теленә тәрҗемә итүче булып кына калмыйча, ул Россия мөселманнарына, җәмгыятебезнең дингә кайтуда беренче адымнарын ясаган вакытта, Исламның бөтен асылын – матурлыгын һәм мәрхәмәтлелеген ачып күрсәтте", - диелгән кайгынамәдә.

"Валерия Иман Михайловна, һичшиксез, бик сәләтле һәм киң карашлы шәхес, күңелендә Раббыбыз иңдергән көчле иман һәм ихласлылыкны саклаган чын мөселман хатыны иде. Аллаһы Тәгалә күренекле дин кардәшебезнең Ислам юлында кылган тырышлыкларын кабул итеп аны Үзенең рәхмәте белән бүләкләсә иде. Рухы Раббыбызның ярлыкавына ирешсен, Ахирәттә ахыргы урыннары Җәннәт булсын дип сорап догалар укыйм. “Һичшиксез, без – Аллаһныкылар һәм Аңа гына кайтачакбыз!” - диелгән мөфтинең инстаграм битендә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10