ҺАВА ТОРЫШЫ +5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Казанда 12 яшьлек кызны машина бәрдергән

3 сентябрь 2019, 12:44

Юл һәлакәте Имәнлек урамында булган.

(Казан, 3 сентябрь, «Татар-информ»). Казанда туктап торучы транспорт аркасында юлга йөгереп чыккан 12 яшьлек кызны машина бәрдергән. Бу хакта шәһәр Дәүләт автоинспекциясеннән хәбәр иттеләр.

«Кичә кич Имәнлек урамында «Лада» автомобиленең йөртүчесе, башлангыч мәгълүматларга караганда, тизлеген арттырган һәм туктап торучы транспорт аркасында юлга йөгереп чыккан мәктәп укучысын таптаткан», - дип белдерделәр ведомствоның матбугат хезмәтендә.

Юл һәлакәте нәтиҗәсендә баш мие селкенгән кызны хастаханәгә озатканнар.


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10