ҺАВА ТОРЫШЫ +8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Спорт

Татарстан җыелмасы бадминтон буенча Россия чемпионатында көмеш медаль яулады

3 сентябрь 2019, 11:39

Ярышлар 30 августтан 2 сентябрьгә кадәр Ленинград өлкәсенең Гатчина шәһәрендә узды.

(Казан, 3 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы җыелмасы бадминтон буенча Россия командалы чемпионатында көмеш медаль яулады. Бу хакта ТР Бадминтон федерациясе хәбәр итә.

Ярышлар 30 августтан 2 сентябрьгә кадәр Ленинград өлкәсенең Гатчина шәһәрендә узды.

«Команда составында Евгения Косецкая, Сергей Сирант, Александр Василькин, Ольга Иващенко, Дарья Джеджула, Әмир Хәмидуллин, Михаил Гелашвили, Тимур Вәлиуллин һәм Таймаз Гарее чыгыш ясады», - диелә хәбәрдә.

Призлы урын өчен көрәштә Татарстан бадминтончылары 3:0 исәбенә Санкт-Петербург һәм Мәскәү өлкәсе командаларын отты, финалда исә Мәскәү спортчыларына 1:3 исәбенә җиңелде.

3-7 сентябрьдә Россия чемпионатында шәхси ярышлар узачак.

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10