ҺАВА ТОРЫШЫ +9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Мәскәүдә Башкорт мәдәният үзәге каршында симфоник оркестр оештырылды

3 сентябрь 2019, 11:50

Яшь профессиональ музыкантлар башкорт академия музыкасының иң яхшы үрнәкләрен башкарачак.

(Казан, 3 сентябрь, «Татар-информ»). Мәскәүдә Башкорт мәдәният үзәге Башкортстан Республикасы музыка уку йортлары белән актив хезмәттәшлек итә. Россия башкаласында Башкорт симфоник оркестры оешу шундый хезмәттәшлекнең нәтиҗәсе булган. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.

Коллектив республика музыка көллиятләренең элеккеге студентларыннан оештырылды. Алар хәзерге вакытта илнең Чайковский исемендәге консерватория, Гнесиннар исемендәге Россия музыка академиясе кебек абруйлы музыка уку йортларында белем ала.

Яшь профессиональ музыкантлар башкорт академия музыкасының иң яхшы үрнәкләрен башкарачак.


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10