ҺАВА ТОРЫШЫ +4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Татарстанда ишегалдын төзекләндерүгә тәкъдим язу өчен анкета тараталар

3 сентябрь 2019, 11:17 , Фото: Михаил Захаров/архив

Татарстанда ишегалдын төзекләндерүгә тәкъдим язу өчен анкета тараталар Анкета бланклары фатир саен өләшенә һәм сайлау участогында да бирелә.

(Казан, 3 сентябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда күп фатирлы йорт ишегалларын төзекләндерү буенча “Безнең ишегалды” программасы старт ала. Республика халкы үз ишегалдында иң беренче нәрсәне үзгәртергә кирәклеген анкетада күрсәтә алачак. Тавыш бирү механизмы турында ТР Министрлар Кабинетында брифингта Татарстан Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман сөйләде.

“Кичә фатирларга анкеталар өләшә башладылар. Анда “ишегалдын ямьләндерүдә кайсы эшләр аеруча өстенлекле” дигән бер сорау язылган. Кешеләр 1 дән 10 га кадәр балл белән бәяләп, һәр критерий буенча җавап яза ала. Анкета нәтиҗәләре нигезендә, һәр ишегалды буенча теләкләр рейтингы төзеләчәк. Ноябрьдә һәр ишегалды буенча нәтиҗәләр игълан ителәчәк”, - диде Фишман.

Тик, аның сүзләренчә, әлегә анкета бланклары 18 торак пунктта өләшенәчәк. 14 шәһәрдә һәм дүрт бистәдә. Бу түбәндәге район-шәһәрләр: Казан, Чаллы, Азнакай, Әлмәт, Баулы, Бөгелмә, Буа, Алабуга, Зәй, Яшел Үзән, Лениногорск, Түбән Кама, Нурлат, Чистай, Васильево, Осиново, Кама Аланы, Җәлил бистәләре.

Наталия Фишман анкета нәтиҗәләре буенча беренче проектлар эшләнәчәген әйтте. “Кешеләр өчен ишегалды торышы мөһим”, – ди ул. Аның фикеренчә, бу культура дәрәҗәсен дә күрсәтә, кешеләр кәефендә дә чагылыш таба.

Анкета бланклары 2-6 сентябрьдә фатир саен өләшенәчәк, шулай ук, алар 8 сентябрьдә һәр сайлау участогында булачак. Тутырылган анкеталар өчен махсус әрҗәләр куелачак.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10