ҺАВА ТОРЫШЫ +9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Рөстәм Миңнеханов социаль челтәрдә 3 сентябрь турында шаяртты

3 сентябрь 2019, 10:42 , Фото: инстаграм

Рөстәм Миңнеханов социаль челтәрдә 3 сентябрь турында шаяртты Mail.ru Group үткәргән сораштыру нигезендә, бүген россиялеләрнең яртысыннан артыгы (56 процент) «өченче сентябрь» хакында җырларга ниятли.

(Казан, 3 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген көнне шаяртудан башлады – ул Instagram социаль челтәрендәге үз сәхифәсендә Ирек мәйданы күренешен календарь бите белән урнаштырды.

Mail.ru Group үткәргән сораштыру нигезендә, 3 сентябрь, Михаил Шуфутинский башкаруындагы җырга инде 25 ел тулуга да карамастан, Россиядә иң популяр шаяртуларның берсе булып кала.

Тикшеренү нәтиҗәләреннән күренгәнчә, россиялеләрнең өчтән бере 3 сентябрьдә Михаил Шуфутинскийның календарь хакындагы шул исемдәге җырын башкару гадәткә кереп китүе хакында белми. Шул ук вакытта, җыр белән таныш булган кешеләрнең күпчелегенә (90 процент) аның белән бәйле шаяртулар ошый.

Респондентларның яртысыннан артыгы (56 процент) бу көнне үз сәләтен күрсәтергә һәм «миләш учаклары» хакында шаяртырга җыена.

«Третье сентября» җыры 1994 елда чыккан «Гуляй, душа» альбомына кертелгән. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10