ҺАВА ТОРЫШЫ +15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Омскида өлкә татарларының координация советын төзергә җыеналар

3 сентябрь 2019, 11:30

Очрашуда шулай ук «Хәтер» Татар мәдәниятен саклау һәм үстерү фондын оештыру, ачу һәм теркәү мәсьәләсе дә күтәрелде.

(Казан, 3 сентябрь, «Татар-информ»). Омск өлкәсендә яши торган татарларның өч оешмасының җитәкчеләре хезмәттәшлек турында килешүләр төзү һәм Омск өлкәсе татарлары координация советын оештыру турында фикер алышты. Бу хакта Омск өлкәсе төбәк татар милли-мәдәни автономиясе сайты хәбәр итә.

«Иртыш» татар милли-мәдәни үзәген оешманың директоры Наил Марятов, Омск өлкәсе төбәк татар милли-мәдәни автономиясен Совет рәисе Радик Миңнеханов һәм башкаручы директор Диләрә Солтанова, Омск шәһәр татар милли-мәдәни автономиясен оешманың рәистәше Марат Катыров тәкъдим итте.

Очрашуда шулай ук «Хәтер» Татар мәдәниятен саклау һәм үстерү фондын оештыру, ачу һәм теркәү мәсьәләсе хакында да фикер алыштылар.

2020 елда әлеге өч оешманың чараларын үткәрү планы очрашуда күтәрелгән икенче тема булды. Алга таба оешманың алдагы планнарын белеп тору чараларны үткәрер алдыннан эш-гамәлләрне координацияләргә мөмкинлек бирәчәк, диелә бу хәбәрдә.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10