ҺАВА ТОРЫШЫ +11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Алексей Песошин «КАМАЗ»ның бизнес-планы үтәлеше хакында доклад тыңлаячак

3 сентябрь 2019, 10:00 , Фото: Ильнар Тухбатов/архив

Алексей Песошин «КАМАЗ»ның бизнес-планы үтәлеше хакында доклад тыңлаячак 2019 елның беренче яртыеллыгы нәтиҗәләре буенча автогигантта чиста зыянның күләме 3 миллиард сум тәшкил иткән.

(Казан, 3 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Мәскәүдә «КАМАЗ» ГАҖ директорлар советы утырышында катнаша. Көн тәртибенә берничә мәсьәлә кертелгән. Аларның берсе беренче яртыеллыкта «КАМАЗ» акционерлык җәмгыятенең бизнес-планы үтәлешенә кагыла. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР Президентының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

«Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «КАМАЗ» ГАҖ директорлар советы утырышында катнашырга ниятли», - дип искәрттеләр матбугат хезмәтендә.

Бизнес-план үтәлешеннән тыш, директорлар советы әгъзалары КАМАЗның генераль директоры һәм автогигант әгъзалары тарафыннан башка оешмаларның идарә органнарында вазифаларны бер үк вакытта башкаруга бәйле мәсьәләне дә карарга ниятли.

Моңа кадәр КАМАЗ төркемнең 2019 елның беренче яртыеллыгы өчен халыкара финанс хисабы стандартлары буенча финанс нәтиҗәләрен бастырып чыгарган иде. Компаниянең рәсми хәбәреннән күренгәнчә, яртыеллык нәтиҗәләре буенча «КАМАЗ» ГАҖ оешмалары төркеменең консолидацияләнгән табышы 78 миллиард сум тәшкил иткән.

«Төркем буенча чиста зыянның күләме 3 миллиард сум тәшкил итте. Моңа Россиянең авыр йөк машиналары базарындагы катлаулы вәзгыять һәм зур инвестиция проектларын гамәлгә ашыру шартларында финанс йөкләмәләренең үсүе йогынты ясый», - диелә компаниянең рәсми хәбәрендә.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10