ҺАВА ТОРЫШЫ +11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Буа театры Аманулла истәлегенә драматургның иң популяр комедиясен чыгара

3 сентябрь 2019, 09:21 , Фото: Абдул Фархан

Буа театры Аманулла истәлегенә драматургның иң популяр комедиясен чыгара "Әкәмәт кәмит" комедиясенең премьерасы 5 һәм 6 сентябрь көннәрендә була.

(Казан, 3 сентябрь, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). Буа театры драматург Аманулла истәлегенә аның “Әлепле артистлары” пьесасы буенча спектакль чыгара. Бу хакта театр директоры Раил Садриев хәбәр итә.

“Спектакльнең премьерасы Буада 5 сентябрь көнне була, 6 сентябрьдә Камал театрына алып киләбез. Спектакльне “Әкәмәт кәмит” дип атадык. Без аны быел вафат булган драматург Аманулланың якты истәлегенә багышлыйбыз”, - ди театр директоры һәм сәнгать җитәкчесе Раил Садриев.

Спектакльнең режиссеры - Татарстанның халык артисты Раил Садриев. Ул үзе үк сәхнәдә дә булачак.

  • “Әлепле артистлары” – Аманулланың иң популяр комедияләренең берсе. Ул Камал театры сәхнәсендә дә барды, аны халык театрлары да күп куйды.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10