ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

Яңа уку елында туксанга якын студент Татарстан Президенты стипендияcен алачак

3 сентябрь 2019, 08:42 , Фото: Михаил Захаров/архив

Яңа уку елында туксанга якын студент Татарстан Президенты стипендияcен алачак Татарстан Президенты стипендиясе 5,5 мең сум күләмендә билгеләнә һәм ай саен түләнә.

(Казан, 3 сентябрь, "Татар-информ"). Быелгы уку елында Татарстан Президенты стипендияләрен 89 студентка бирәчәкләр. Бу турыда ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Тиешле указ 27 августта чыккан.

2019 елның 1 сентябреннән укуның бөтен чорына билгеләнгән президент стипендияләрен Татарстанда даими яшәүче (36 кеше), шулай ук Россиянең башка субъектларыннан килгән (53 кеше) көндезге уку формасы студентлары алачак, диелә бу хәбәрдә.

Президент стипендиясе 5,5 мең сум күләмендә билгеләнә. Аны башка  түләүләрдән тыш бирәләр. Татарстан Президенты стипендиясенә лаек студентлар бу сумманы ай саен алып барачак.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10