ҺАВА ТОРЫШЫ +4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Чирмешәнлеләр "Бердәм Россия"дән балалар кафесы сорый

3 сентябрь 2019, 09:00

Районнан сәяси партиягә барлыгы 14 мөрәҗәгать юлланган.
(Казан, 3 сентябрь, "Татар-информ", "Безнең Чирмешән", Марат Гомәров). Чирмешән халкына балалар кафесы кирәк. Бу гозерләрен алар "Бердәм Россия" сәяси партиясе вәкилләренә дә җиткергән. Район газетасы шул хакта хәбәр итә. 
 
Республиканың  алты зонасында “Бердәм Россия”  партиясенең  мобиль кабул итү автобуслары эшли. Һәр район халкына Дәүләт Советының  яңа составында эшләячәк “Бердәм Россия“ партиясенә, аның кандидатларына үз сорауларын юлларга мөмкинлек бирелде.
 
Әлеге автобус узган атналарның берсендә безнең район үзәгендә дә булып,  аның аша якташларыбыз 14 наказ юллаган. Әйтик, чирмешәнлеләр балалар кафесы сорый, Кирпеч заводына маршрут автобусы йөртү кирәк. Республика, федераль дәрәҗәдә хәл ителергә тиешле мәсьәләләрне дә кузгатканнар якташларыбыз, диелә хәбәрдә.
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10