ҺАВА ТОРЫШЫ +15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Чирмешән районы Лашман авылында клубны төзекләндерү 9,3 миллионга төшәчәк

3 сентябрь 2019, 07:00

Авылда мәдәният йорты 1965 елда төзелгән булган.
(Казан, 3 сентябрь, "Татар-информ", "Безнең Чирмешән", Марат Гомәров). Илкүләм проект кысаларында, Чирмешән районы Лашман авылында 9 миллион 381 мең сумга авыл мәдәният йорты төзекләндерелә. Бу хакта район басмасы хәбәр итә. 
 
"Клубыбыз 1965 елда төзелгән, яше бар. Бинага бер тапкыр капиталь ремонт ясалган булса да, ул “картайды” инде. Замана белән дә бергә атлыйсы килә, 500 дән артык хуҗалыклы зур авылыбызга  яхшы ремонтлы мәдәният йорты  кирәк тә кирәк иде инде, рәхмәт", - ди Лашман авыл җирлеге башлыгы Рәвхать Фәттахов. 
 
Осталар бинаның стенасын җылытып тышлаган, түбәсен яңарткан. Тамаша залына  яңа идән такталар җәелгән, хәзер фойега плитәләр ябыштыралар, керү уңаендагы баскычларны да ясыйлар, диелә хәбәрдә. 
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10