ҺАВА ТОРЫШЫ +9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Сарманның Колмәт авылында җәйне озату хөрәтенә бәйрәм оештырганнар

3 сентябрь 2019, 03:00 , Фото: sarman-rt.ru

Сарманның Колмәт авылында җәйне озату хөрәтенә бәйрәм оештырганнар Балалар төрле хәрәкәтле уенннарда, күңелле эстафеталарда көч сынашкан, бер - берсе белән аралашкан.
(Казан, 3 сентябрь, "Татар-информ", "Сарман"). Җәйнең соңгы көннәрендә Сарман районы Колмәт авылында балалар өчен "Сау бул җәй - күңелле җәй" дигән чара үткәрелде. Бу хакта район газетасы хәбәр итә.
 
"Авылыбыз бәләкәй булса да җәй көне урамнар балалар тавышыннан шау - гөр килеп торды. Чөнки әби - бабаларына кунакка кайткан балалар быел аеруча куп иде", - дип сөйли биредә яшәүчеләр.
 
 
Балалар төрле хәрәкәтле уенннарда, күңелле эстафеталарда көч сынашкан, бер - берсе белән аралашкан. 
 
"Балалар киләсе җәйгә дә исән - имин авылга кайтсыннар", - дигән теләктә Колмәт халкы.
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10