ҺАВА ТОРЫШЫ +9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Мөслимдә "Игътибар, балалар!" операциясе дәвам итә

3 сентябрь 2019, 06:00

Операция барышында шоферларның балаларны машинада махсус креслода йөртүләренә, балаларның юл кагыйдәләрен үтәүләренә аерым игътибар бирелә.
(Казан, 3 сентябрь, "Татар-информ", "Авыл утлары"). 26 августтан 8 сентябрьгә кадәр Мөслим районында “Игътибар, балалар!” профилактик операциясе бара. Бу хакта район басмасы хәбәр итә. 
 
“Балаларга юлларда үз-үзләрен тоту, юл хәрәкәте кагыйдәләре турында өйрәтү һәм исләренә төшерү буенча эш беркайчан да артык булмый. Операция барышында шоферларның балаларны машинада махсус креслода йөртүләренә, балаларның юл кагыйдәләрен үтәүләренә аерым игътибар биреләчәк. ”, – ди ДАИ хезмәткәрләре.
 
Әти-әниләр һәм педагоглар белән профилактик эш тә активлашачак.
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10