ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

Киләсе уку елында Мөслим районы мәктәпләрен 105 укучы тәмамлаячак

3 сентябрь 2019, 02:00 , Фото: muslumirc.ru

Киләсе уку елында Мөслим районы мәктәпләрен 105 укучы тәмамлаячак Район мәктәпләрендә Белем бәйрәме уздырганнар.
(Казан, 3 сентябрь, "Татар-информ", "Авыл утлары"). Быел Мөслим районы мәктәпләренә 1 сыйныфка 264 бала килде. 11 класста 105 укучы белем алачак. 10 класста укучылар саны – 70ләп бала. Бу хакта "Авыл утлары" газетасы хәбәр итә. 
 
Район үзәгендәге мәктәпләрдә узган Белем бәйрәмнәрендә район башлыгы Рамил Муллин, ТР Урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров һәм мәгариф идарәсе җитәкчесе Рафаэль Демидов катнашты. Кунаклар, укучыларны тәбрикләп, уңышлар, укытучыларга сабырлык теләде.
 
 
Бәйрәмдә 1 сыйныфлар сәләтләрен күрсәтте, 11ләр нәниләрне мәктәп тормышы белән таныштырды, диелә хәбәрдә.

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10