ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Казан табибы Татарстан әләме белән Эльбруска күтәрелде

2 сентябрь 2019, 21:11 , Фото: соцсети

Казан табибы Татарстан әләме белән Эльбруска күтәрелде
 7нче шәһәр клиник хастаханәсенең реаниматологы 5 мең 642 метр биеклеккә сигез көн менгән.

(Казан, 2 сентябрь, «Татар-информ»). Казан каласының 7нче клиник хастаханәсе анестезиология һәм реанимация бүлеге реаниматологы Федор Шипулин Эльбрусның көньяк өслегенә Татарстан әләмен алып менде.

Казан табибы туристлар төркеме белән бергә 8 көн дәвамында 5 мең 642 метр биеклеккә күтәрелгән.

«Мин башта әзерләндем: йөгердем, физик әзерлекне яхшырттым, тау чаңгысында йөрдем. Моңа кадәр сноубординг белән мавыктым. Уралга бардым. Эльбрус беренче шундый яуланган биеклегем. Без коллегабыз белән бергә күтәрелдек һәм менәр алдыннан герблы әләмне үзебез белән алырга булдык. Ә нишләп алмаска...», – дип сөйләде Федор Шипулин «Татар-информ» агентлыгына.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10