ҺАВА ТОРЫШЫ +8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Миңнеханов Татарстан белән Белоруссия арасында элемтәләрне киңәйтергә чакырды

2 сентябрь 2019, 20:51

Узган ел яклар арасында товар әйләнеше 13,5 процентка арткан һәм якынча 1,2 млрд долларга җиткән.

(Казан, 2 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Белоруссия Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Владимир Семашко белән очрашуда Татарстан-Белоруссия хезмәттәшлеген машина төзелеше, югары технологияләр һәм башка өлкәләрдә киңәйтергә чакырды. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Казан Кремлендә узган очрашуда Рөстәм Миңнеханов Белоруссия илчелегенә якларның багланышларын ныгыту һәм сентябрь ахырына планлаштырылган Татарстан делегациясенең сәфәрен әзерләү эшләре өчен рәхмәт белдерде.

Татарстан Президенты Белоруссияне «Татарстанның алдынгы чит ил партнерларының берсе» дип атады. Аның сүзләренчә, 2018 елда Татарстан белән Беларуссия арасында товар әйләнеше 13,5 процентка арткан һәм 1,2 млрд АКШ доллары тәшкил иткән.

Республиканың «Белнефтехим», Минск трактор заводы, «Гомсельмаш» һәм Минск автомобиль заводы кебек Белоруссия компанияләре белән хезмәттәшлеге үсә. «Алабуга» МИЗда Белоруссия инвесторлары – «СМИТ» һәм «СТиМ-Алабуга» компанияләре катнашында ике резидент эшли. Беларуссиядә «Татнефть» ГАҖнең 18 ягулык станциясе исәпләнә. Моннан тыш, Татарстанның барлык авыл хуҗалыгы техникасының 60 проценттан артыгы Белоруссиядә җитештерелгән. Республикада Белоруссия автобуслары һәм трамвайлары да кулланыла.

«Безнең хезмәттәшлек өчен мөмкинлекләр күп, беренче чиратта - икътисад өлкәсендә. Әмма әлегә без аларны тулысынча кулланмыйбыз. Машина төзелеше, газ – мотор ягулыгы, югары технологияләр һәм башка өлкәләрдә хезмәттәшлекне киңәйтергә кирәк», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Владимир Семашко җавап сүзендә, аның элеккеге сәфәре вакытыннан алып биш ел эчендә Казанның тышкы кыяфәтендәге уңай үзгәрешләрне әйтте. Моңа кадәр Белоруссия Илчесе Татарстан нефть химиясе форумында Татарстан җитәкчелегенең алда торган сәфәре барышында хезмәттәшлекне киңәйтү кирәклеген әйтте. Бу хакта элегрәк «Татар-информ» хәбәр иткән иде.

Яклар сәнәгать һәм икътисад өлкәсендә хезмәттәшлек мәсьәләләре турында сөйләштеләр. Аерым алганда, сүз авыл хуҗалыгы техникасы белән тәэмин итү һәм киләчәктә уртак проектларны алга этәрү турында барды.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10