ҺАВА ТОРЫШЫ +14 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Укучыларны "Кулланучылар хокукларын яклау" олимпиадасында катнашырга чакыралар

2 сентябрь 2019, 20:31

Олимпиада быел җиденче тапкыр үткәрелә.

(Казан, 2 сентябрь, “Татар-информ”). Бүгеннән гомуми белем бирү оешмалары укучылары арасында "Кулланучыларның хокукларын яклау" темасы буенча 7 нче республика олимпиадасы старт ала. Ул быел җиденче мәртәбә үткәреләчәк. Бу хакта “Татар-информ”га ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең матбугат сәркатибе Алсу Нуруллина хәбәр итте.

"Олимпиаданың максаты – кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендә белемнәрне популярлаштыру, товарлар, эшләр һәм хезмәтләр куллану базары мәсьәләләрен тирәнтен өйрәнүгә мотивация булдыру, норматив хокукый актларны белү һәм куллана белү.

Шулай ук бу өлкәдә укучыларның иҗади потенциалын ачуга ярдәм итү, кулланучы буларак үз хокукларыңны яклау белән кызыксынуны арттыру һәм актив гражданлык позициясе булдыру”, - диде Алсу Нуруллина.

Матбугат сәркатибе сүзләренчә, олимпиадада 8-11 сыйныф укучылары катнаша ала. Алар 16 сентябрьгә кадәр заявка бирергә тиеш. Олимпиаданы Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы оештыра.

Олимпиада өч этаптан тора:

I этап – 2019 елның 18-23 сентябрендә уздырыла. Теркәлгән катнашучылар дистанцион рәвештә тест биремнәрен эшләячәк. Биремнәр 2019 елның 18 сентябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең www.tatzpp.ru сайтында "Олимпиада" бүлегендә урын алачак.

II этап – 2019 елның 1 октябреннән 8 октябренә кадәр уздырыла. Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә бирелгән тематикага эссе язу каралган. Ул шулай ук читтән торып уздырыла. III этап – йомгаклау этабы, турыдан-туры, 2019 елның 28 октябреннән 8 ноябренә кадәр уздырыла.

III этап 2 турдан тора. 1 нче тур – язмача тест, 2 нче тур – конкурсантлар белән телдән сорау-җавап рәвешендә билетлар буенча әңгәмә кору.

“Олимпиадада катнашучылар рус һәм татар телләрендә дә белмнәрен күрсәтә ала. Җиңүчеләр һәм призерлар дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнә”, - диде ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе матбугат сәркатибе Алсу Нуруллина.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10