ҺАВА ТОРЫШЫ +12 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Песошин Ростехнадзор хезмәткәрләренә Татарстан Дәүләт бүләкләрен тапшырды

2 сентябрь 2019, 20:28 , Фото: Рамиль Гали/архив

Песошин Ростехнадзор хезмәткәрләренә Татарстан Дәүләт бүләкләрен тапшырды
Казанда Россия Тау һәм сәнәгать күзәтчелегенең 300 еллыгы һәм Ростехнадзорның Идел буе идарәсенең 65 еллыгы уңаеннан тантана узды.

(Казан, 2 сентябрь, «Татар-информ»). Казанның «Корстон» кунакханә-сәүдә-күңел ачу комплексында Россия Тау һәм сәнәгать күзәтчелегенең 300 еллыгын һәм Ростехнадзорның Идел буе идарәсенең 65 еллыгын бәйрәм итүдә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин республиканың дәүләт бүләкләрен тапшырды. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Төбәкнең Хөкүмәт башлыгы Идел буе идарәсе хезмәткәрләрен - өч күрше Республика: Татарстан, Марий Эл һәм Чувашстан территориясендә эшләүчеләрнең югары профессиональлеген билгеләп үтте. Хәзерге вакытта бу структура 9 меңнән артык куркыныч җитештерү объектын һәм 120 меңгә якын энергия куркынычсызлыгы объектын контрольдә тота.

«Техноген аварияләрне һәм һәлакәтләрне кисәтү, кешеләрнең гомерен һәм сәламәтлеген саклау өчен сезнең җилкәдә зур җаваплылык тора. Ростехнадзор хәл итә торган мәсьәләләрнең мөһимлеге һәр хезмәткәрдән аерым компетентлык һәм профессиональ бурычны җаваплы башкаруны таләп итә», – диде үз чыгышында Песошин.

Ул «ТАНЕКО», «Түбән Кама Нефтехим», «Татнефть», КАМАЗ, «ТАИФ-НК», «Казаноргсинтез» һәм башка предприятиеләр объектларында башкарылган эшләрнең зур күләмен билгеләп үтте. Ул шулай ук җитештерүдә иминлек Ростехнадзор хезмәткәрләренең һәм тиешле оешма хезмәткәрләренең уртак бурычы булып тора, дип өстәде.

Алексей Песошин ветераннарның өлешен аерым искәртте, шуннан соң Татарстан дәүләт бүләкләрен тапшыру булды.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10