ҺАВА ТОРЫШЫ +9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Мөхәммәтшин Менделеевскида Белем көне уңаеннан үткәрелгән чарада катнашты

2 сентябрь 2019, 20:00 , Фото: tatarstan.ru

Мөхәммәтшин Менделеевскида Белем көне уңаеннан үткәрелгән чарада катнашты Татарстан парламенты башлыгын республиканың Менделеевск районында булган үзгәрешләр сөендерде.

(Казан, 2 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республиканың Менделеевск районында булды. Парламент җитәкчесе Белем көне уңаеннан үткәрелгән тантаналы линейкада катнашты, шулай ук республика программалары буенча төзелгән һәм ремонтланган социаль объектларны карады. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Менделеевскида Мөхәммәтшин 1нче мәктәптә булды, анда укучыларны һәм аларның ата-аналарын уку елы башлану белән котлады.

Парламент башлыгы шулай ук «Яшьлек» яшьләр үзәгендә булды. Аның базасында иҗтимагый оешмалар, секцияләр һәм районның яшьләр инициативаларын тормышка ашыру үзәге эшли.

Микрорайонда Мөхәммәтшин яңа ачылган табиб амбулаториясендә булды. Учреждениедә 1,6 меңгә якын кеше медицина ярдәме ала алачак.

Аннары Дәүләт Советы Рәисе Иске Гришкино авылында булды, анда капиталь ремонттан соң авыл Мәдәният йорты ачылды. Аның базасында керәшен мәдәнияте үзәге эшли. Бинада шулай ук авыл җирлеге башкарма комитеты, китапханә, спорт залы да урнашкан.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10