ҺАВА ТОРЫШЫ +15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Татарстан Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрының яңа урынбасары билгеләнде

2 сентябрь 2019, 19:14

Министр урынбасары вазифаларын Таһир Хөснетдинов башкарачак.

(Казан, 2 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары вазифаларын башкаручы итеп Таһир Хөснетдинов билгеләнде. Әлеге карарны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин имзалады, документ республиканың хокукый мәгълүмат рәсми порталында басылып чыкты.

Шул ук вакытта түрә яңа эш урынында хезмәт вазифаларын башкаруга 4 сентябрьдән генә керешәчәк. «2019 елның 4 сентябреннән Хөснетдинов Таһир Фәрхәт улын Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары вазифаларын башкаручы итеп билгеләргә», – диелә Татарстан Министрлар Кабинеты карарында.

Таһир Хөснетдинов 1991 елда туган, КФУны 2012 елда «икътисад» белгечлеге буенча тәмамлаган. 2011 елдан 2014 елга кадәр шәхси бизнеста, 2014 елдан алып 2016 елга кадәр -Татарстан Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры ярдәмчесе, ә 2016 елдан 2018 елга кадәр - Татарстан Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының бер идарәсе башлыгы булып эшләде.

2018 елдан башлап Татарстанның пространство мәгълүматлары фондын җитәкләде. Оешма геодезия һәм картографик эшләр башкару нәтиҗәсендә алынган мәгълүматлар һәм материаллар базасын булдыру һәм алып бару өчен җаваплы.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10