ҺАВА ТОРЫШЫ +9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Нур-Солтан шәһәренең «Туган тел» татар-башкорт якшәмбе мәктәбе уку елын башлады

2 сентябрь 2019, 19:27

Нур-Солтан шәһәренең «Туган тел» татар-башкорт якшәмбе мәктәбе уку елы башлануга багышланган бәйрәм чарасы үткәрде.

(Казан, 2 сентябрь, «Татар-информ»). Нур-Солтан шәһәренең «Туган тел» татар-башкорт якшәмбе мәктәбе уку елы башлануга багышланган бәйрәм чарасы үткәрде. Бу хакта Татарстан Республикасының Казахстандагы Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чара Казахстан Республикасы Конституциясе көнен һәм Татарстан Республикасы көнен бәйрәм итүгә, шулай ук 1994 елның 29 августында «Таң» мәдәни үзәгенең рәсми теркәлү датасына багышланган.

«Таң» татар-башкорт мәдәни үзәге иҗтимагый берләшмәсе рәисе Рафыйк Вәлиев үзәкнең юбилеена багышлап истәлекле медальләр тапшырды. Татар-башкорт якшәмбе мәктәбе җитәкчесе Аделия Төхбәтова мәктәп укучыларының әти-әниләре булган меценатларга Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.

Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Казахстан Республикасы Рәссамнар берлеге әгъзасы Әсгать Диникеев мәктәпкә картина бүләк итте. «Дуслык» халык ансамбле, «Ялкын» яшьләр ансамбле, Нур-Солтан шәһәренең «Туган тел» татар-башкорт якшәмбе мәктәбе укытучылары һәм укучылары үз чыгышлары белән бәйрәмне тагын да ямьләндерде. Чара Г. Тукайның «Туган тел» җыры белән тәмамланды.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10